16+

Татар телендәге электрон китапларны бушлай укырга мөмкин

Татарстан китап нәшрияты үзенең www.tatkniga.ru рәсми сайтында "Татар әдәбияты үзәге" проектын эшләтеп җибәрде.

Татарстан китап нәшрияты үзенең www.tatkniga.ru рәсми сайтында "Татар әдәбияты үзәге" проектын эшләтеп җибәрде.

Нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, китап нәшрияты елына ике йөз исемдәге китап чыгара. Яңа китаплар сайтка да урнаштырыла, алар белән танышып барырга мөмкин. Электрон китапханәдәге бөтен китаплар бушлай. Иң популяр китапларны сайтның интернет-кибете аша сатып алырга мөмкин.

www.tatkniga.ru сайты, беренче чиратта, интернет-кибет буларак ачылган булган. Соңгы ике елда ул тулыландырылган һәм заман таләпләренә туры килерлек итеп яңартылган. Бүгенге көндә сайтта урнаштырылган китаплар саны ике меңгә якынлашып килә. үзең теләгән китапны сайтта теркәлмичә генә дә укып була.

- Теркәлү китапны сатып алыр өчен генә кирәк. Китап сатып алырга теләүченең вакыты юк икән, теркәлмичә генә дә сатып алучы кәрҗиненә салып куя ала. Вакыты булгач, яңадан кереп, теркәлеп, сатып алырга мөмкин. Китап өчен карта белән түләргә дә мөмкин, почта аша түли торган итеп тә эшләргә була. ә сатуга чыгарылган электрон китапларга килгәндә, аларның бәяләре басма китапларныкының яртысын гына тәшкил итә. Кибеттәге 100 сумлык китапның сайттагы электрон варианты 50 сум тора, . - диде Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Авыл җирендә бүген бөтен кешедә диярлек интернет бар. Авылда яшәүчеләр дә tatkniga.ru аша рәхәтләнеп җаны теләгән китапны укый яисә сатып ала ала.

- Минем үзем дә район җирендә яшим. Ике тапкыр махсус, ничегрәк китереп бирәләр икән дип кызыксынып, китап сатып алганым булды. Китап килеп җиткәч, шалтыраталар һәм почтальоннар китереп бирә. Татарстан эчендә булганда, китапның бәясе әллә ни артмый. ә менә чит илләрдә яшәүче татарларга, кызганычка каршы, китапларны кыйммәтрәк бәягә сатып алырга туры килә. Читтә яшәүче татарлар өчен электрон вариант кулайрак, чөнки, дәньяның теләсә кайсы почмагында яшәсәң дә, китапның электрон вариантын бер үк бәядән сатып алып, татар китабы белән танышырга мөмкин, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Сайтны кулланучылар санының көннән-көн артуы татар әдәбияты белән кызыксынучыларның кимемәвенә дәлил. Сайтның һәрбер кулланучысы аның эшчәнлегенә үз өлешен кертә ала. Моның өчен "Татар әдәбияты үзәге" яки нәшрият эшчәнлегенә кагылышлы тәкъдим-сорауларны tki@tatkniga.ru адресына җибәрергә генә кирәк. Хатлар нәшриятнең генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин кулына килеп керәчәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading