16+

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы ягулык кайтарыла

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрийлардан заявкалар килә башлаган һәм шартнамәләр төзүгә керешкәннәр инде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ягулык белән тәэмин итү буенча килешү «Татнефть» ГАҖ (ПАО) белән төзелгән. Аграрийлар өчен бер тонна ягулык бәясе 41 200 сум тәшкил итә, бу күпләп сатып алу бәясеннән (бер тоннага 47 600 сум) 13%ка һәм заводлардан күпләп сатып алу бәясеннән 11 %ка арзанрак килеп чыга.

2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ягулык яз башында тоннасы 42 800 сумнан, икенче яртыеллыкта – тоннасы 44 625 сумнан кайтарылган.

Литрларга күчереп санаганда, 0,82 коэффициенты белән аграрчылар өчен дизель ягулыгы бәясе 33 сум чамасы була, бу АЗСлардагы өлешләп сату бәясеннән (литры 46,5 сум) 27 %ка арзанрак. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ягулык дизель ягулыклары өчен ЕВРО-5 европа стандартына тәңгәл булачак.
                                                                                                          Фото һәм чыганак: agro.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading