16+

Татарстан авылларына “Мобиль поликлиника”лар юл тота

ТР Дәүләт Советындагы “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр иткәнчә, 25 июльдә республика буйлап “Мобиль поликлиника”лар йөри башлаячак.

Фракция җитәкчесе сүзләренә караганда, “Мобиль поликлиника”лар, беренче чиратта, халкы 100дән кимрәк булган торак пунктларына юл тотачак.

“Әлеге сорау февральдә Чистайда “Бердәм Россия” көне”ндә күтәрелгән иде: кечкенә авылларда яшәүчеләр кайбер табибларның хезмәтләреннән файдална алмый. Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте һәм президент кушуы буенча, күчеп йөри торган медицина комплекслары сатып алынды. Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый дүрт комплекска ия булды һә алар 25 июньнән үз эшләрен башлаячак. Шулай итеп, халыкның бу мөрәҗәгате канәгатьләндерелде”, - диде фракция җитәкчесе. Аларда алты белгеч булачак.

Юрий Камалтынов ассызыклаганча, бу эш сайлауалды проекты гына булып калмыйча, даими рәвештә эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading