16+

Татарстан авылларында туучылар саны арткан

Авылда яшәүчеләргә яңа социаль ярдәм чаралары кертелгәннән соң, Татарстанда туучылар саны арту сизелә.

Авылда яшәүчеләргә яңа социаль ярдәм чаралары кертелгәннән соң, Татарстанда туучылар саны арту сизелә.

Татарстанда 2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче баласы туган очракта 50 мең сум күләмендә һәм өченче баласы тугач 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләү турындагы карар гамәлгә кереде. Әлеге социаль ярдәмне 2018 елда 2016 хатын-кыз алган. «Бу безгә туучылар күрсәткечен саклап калырга, ә аерым авыл районнарында туучылар санын арттырырга мөмкинлек бирә торган ярдәм», – ди Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Август башында алынган мәгълүматларга караганда, республикада беренче баласын тапкан 2 785, өченче баласы туган 541 хатын-кыз яңа төр түләүне алырга өлгергән дә инде. Актаныш, Аксубай, Арча, Апас, Лаеш, Мамадыш, Мөслим районнарында, Биектауда беренче һәм өченче балалары туучылар саны арту күзәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading