17 нче майда Татарстан һәм Казан территориясендә урыны белән яшен, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Көндез болытлы һава торышы саклана, кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда – яшенле яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исәчәк, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Һава 14-16 градуска кадәр җылыначак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы 3-8 градус җылы булачак, көндез термометр баганалары 12 дән 17 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә
Комментарийлар