16+

Татарстан буенча 3,3 мең тапкыр үзизоляцияләү режимын бозу очрагы теркәлгән

Татарстан буенча үзизоляцияләү режимын 3 мең тапкыр бозу очрагы теркәлгән. Хокук сакчылары тарафыннан нәкъ менә шуның чаклы административ хокук бозу турындагы беркетмә төзелгән.

Татарстан буенча 3,3 мең тапкыр үзизоляцияләү режимын бозу очрагы теркәлгән

Татарстан буенча үзизоляцияләү режимын 3 мең тапкыр бозу очрагы теркәлгән. Хокук сакчылары тарафыннан нәкъ менә шуның чаклы административ хокук бозу турындагы беркетмә төзелгән.

Иң күп бозу очраклары -  Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 6.3 маддәсе буенча, ягьни  "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу". Бу пункт буенча 1.8 мең тирәсе күрсәтмә язылган. Татарстанлылар шулай ук РФның Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 20.6 маддәсе буенча да "Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча нормалар һәм кагыйдәләр таләпләрен үтәмәү" буенча штрафка тарттылар. Моның буенча - 1,3 меңнән артык хокук бозу теркәлгән.

РФ КоАПның 19.4 маддәсе буенча "дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы орган, ягьни вазыйфаи затның законлы күрсәтмәсенә буйсынмау" - хокук бозу саны 86 очрак. 23 хокук бозу исә "массакүләм мәгълүмат иреген чиктән тыш куллану" пункты буенча теркәлгән. Моннан тыш, унбер җинаять эше кузгатылган.

Шуларның бишесе - ялган документлар ясау, алтысы - "ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дару чаралары, медицина әйберләре һәм фальсификацияләнгән биологик актив өстәлмәләр әйләнеше" маддәсе буенча. Исегезгә төшерәбез, 30 марттан Татарстанда гомуми үзизоляция режимы кертелде. Шәһәрләр арасында транспорт автобус элемтәсе туктатылган. Урамга якындагы кибеткә, даруханәгә, чүп-чар ташлау, һәм этләрне саф һавада йөртү өчен чыга аласыз. Калган очракларда смс-раслау кирәк.

Режим башланганнан бирле хокук саклау органнары тарафыннан 743 меңнән артык граждан һәм 685 мең транспорт чарасы тикшерелгән, хәрәкәт итәргә рөхсәте булмаган 24,6 мең транспорт чарасы тоткарланган. ЮХИДИ линиясе буенча 3 меңнән артык административ беркетмә төзелгән.

                                                                                                                                                                 Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading