16+

Татарстан чаңгычылары Россия кубогын яулады

Архангельск өлкәсендә ярышларның финалы узды.

Татарстан чаңгычылары Россия кубогын яулады

Архангельск өлкәсендә ярышларның финалы узды.

“Талантлар табу җиңел түгел, әмма безнең лидерлык позицияләрен ныгыту өчен теләк һәм мөмкинлекләр бар. Беренче булырга кирәк”, – Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев сезон башында спортчылар алдында шундый максат куйган иде.

Хыяллар чынга аша – Татарстан чаңгычыларына Россия Кубогы ярышларында тиңнәр булмады. Архангель өлкәсендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының финалыннан соң Татарстан Республикасының җиңүче булуы игълан ителде. Бу – республика чаңгычыларының Кубок ярышларында өченче җиңүе. Икенче урында – Коми республикасы, өченче баскычта Ханты-Мансийск чаңгычылары.

Узып бара торган сезонның гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, Татарстан җыелма командасы Россия төбәкләре арасындагы комплекслы зачетта 5348 очко җыеп, беренче урында бара. Икенче урында – Архангельск өлкәсе (4461), өченче урында – Төмән чаңгычылары (3726).

Финал этабы 26 февральдә старт алды һәм төбәкнең “Малиновка” Чаңгы спорты үзәгендә үтте. Анда илнең 150дән артык чаңгычысы катнашты. Кубок ярышлары 1 мартта тәмамланды: әлеге җиңүне чаңгычылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көненә бүләк дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading