16+

Татарстан өчен тавыш бирергә онытмагыз

Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановның priroda.life сайтында республика өчен тавыш бирергә чакыруына җавап белән чыкты. Бер тәүлек эчендә Татарстан өчен тагын 15 мең кеше тавыш бирде.

Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановның priroda.life сайтында республика өчен тавыш бирергә чакыруына җавап белән чыкты. Бер тәүлек эчендә Татарстан өчен тагын 15 мең кеше тавыш бирде.

Республика туристлык зоналарын үстерү өчен федераль акчалар алуга дәгъва кылучы 10 төбәк арасында 4 урынга күтәрелде. Алда әлегә Волгоград, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар.
Туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсына барлыгы Россиянең 81 субъектыннан 219 гариза кергән. Татарстан Зәңгәр күлләрне төзекләндерү, Кама Тамагы районында Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территорияләрне, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгын, «Түбән Кама» Милли паркын һәм Балык Бистәсе районында Шумбут тыюлыгын төзекләндерү буенча 5 проектны тәкъдим итә.
Бүгенге көндә «Кама тамагы» туристик-рекреацион кластеры конкурсында катнашучы ТОП-10 проектка керә.

Фото: http://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading