16+

Татарстан дәүләт архивы сугыш еллары хатларын укуны ачып җибәрә

Бүген, 7 майда, Казанда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Без солдат хатларын хәтерлибез" акциясе үтә. Бу хакта Архив эшләре буенча Татарстан дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда беренче тапкыр танылган актерлар, музыкантлар, түрәләр һәм эшмәкәрләр, эстрада йолдызлары, журналистлар халык алдында солдат хатларын һәм тылдан язылган хатларны укыячаклар. Чарада әти-әниләре, әби-бабалары һәм оныклары бергәләп бәйрәм рухын тойсын өчен гаиләләре белән катнашучылар да бар.

Казан ратушасының заманча сәнгать галереясендә мәхәббәт хатлары яңгыраячак. Нәкъ менә мәхәббәт солдатларга җиңүгә көч биргән. Безнең замандашлар Качалов театры актеры Николай Чайка белән бергә солдатларның сөйгәннәренә язган хатларын укый. Кичә И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте укучылары катнашында сугыш еллары җыр-биюләре белән төгәлләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading