16+

Татарстан Дәүләт торак фондының элеккеге директоры вафат булган

6 декабрьдә Татарстан Дәүләт торак фондының беренче директоры Мидхәт Шәрифуллин вафат булган.

6 декабрьдә Татарстан Дәүләт торак фондының беренче директоры Мидхәт Шәрифуллин вафат булган.

Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә. "Кичә Дәүләт торак фондын төзүнең башында торган хезмәттәшебез Мидхәт Газиз улы Шәрифуллин вафат булды. Без чын дустыбызны, фикердәшебезне, көрәштәшебезне югалттык. Ул Дәүләт торак фондының беренче директоры иде, Дәүләт торак фондының алдагы үсешенә бәһасез өлеш кертте, озак еллар башкарма директор киңәшчесе булып эшләде. Мидхәт ага талантлы, һәрьяклап сәләтле, үз принципларына тугры, чын патриот, эш мәнфәгате өчен җан атучы кеше иде. Тәҗрибәле һәм зирәк остаз, ул белемнәрен юмарт өләшә белде. Бу кайгылы көнне туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, Мидхәт Газизовичны белгән һәм яраткан һәркемнең кайгысын уртаклашабыз. Бу шат күңелле кеше турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә сакланачак, ә аның исеме - безнең Фонд тарихында", - диелә хәбәрдә.

Фото: http://gilfondrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading