16+

Татарстан егете Данил Новиков "Ты супер" тапшыруының финалына узды

Минзәлә егете Данил Новиков “Ты супер” шоу-тапшыруының финалына узды. 15 яшьлек яшүсмер Дима Биланның “Держи!” җырын башкарды.

Татарстан егете Данил Новиков "Ты супер" тапшыруының финалына узды

Минзәлә егете Данил Новиков “Ты супер” шоу-тапшыруының финалына узды. 15 яшьлек яшүсмер Дима Биланның “Держи!” җырын башкарды.

“Бу җырны башкаруың Дима Биланныкыннан бер дә ким булмады”, - дип бәяләде Данилның чыгышын көттереп кенә төймәгә баскан Игорь Крутой. 

Егетнең чыгышы жюри әгъзаларына шулкадәр ошады ки, җырчы кызлар Елка белән Диана Арбенина түзмичә сәхнәгә чыгып биеде. Арбенина Минзәлә егетенең “фанаткасы” булуын әйтте.

“Энергияңне безнең белән дә бүлешәсең. Моның өчен сиңа бик зур рәхмәт. Концерттан нәкъ менә шушы хисләр белән китәсе килә. Һәм минем концертлардан да тамашачы шушындый хис-кичерешләр белән кайтсын иде”, - ди Елка.

Ә финалга юлламаны Данилга Диана Арбенина тапшырды. 

Сәхнә артында аны әбисе һәм кайчандыр Себердә бергә яшәгән ике туганы каршы алды. Алар хәзер Сыктывкарда яши, шуңа Данилны еш күрә алмыйлар икән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading