16+

Татарстан егете «Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесендә җиңгәне өчен 1 млн сум акча алган

Әлмәттән 22 яшьлек Айдар Әшрәповны Россиянең иң яхшы токары дип таныдылар, дип хәбәр итә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Әлмәттән 22 яшьлек Айдар Әшрәповны Россиянең иң яхшы токары дип таныдылар, дип хәбәр итә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

«Приз сыйфатында ул 1 млн сум һәм 3,5 млн сумлык станок алды», - диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, 22 августта Пензада «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Иң яхшы токарь» номинациясендә федераль этабы узды. Ярышларда Россиянең 17 субъектыннан 18 токарь катнашкан, дип хәбәр ителә конкурс сайтында.

Җиңүче үзе Һөнәре буенча дүрт ел эшләве һәм алтынчы разрядка ия булуы турында сөйләде. Өстәвенә, белгечлекне мәктәпнең сигезенче сыйныфында сайлаган һәм токарь булып эшләве белән горурлана.

"Әти-әнием чын ир-ат һөнәрен сайлагач бик шат иде. Заводка машина төзелеше көллиятенең өченче курсында ук килгән идем. Шундук станок артына куйдылар. Дөрес, ул монда, Пензада урнаштырылганнары кебек заманча түгел иде. Минем беренче станок якынча 70 нче елларда җитештерелде, - дип сөйләгән журналистларга биргән интервьюсында «Россиянең иң яхшы токары» исеменә ия егерме ике яшьлек егет. - Конкурска килгәндә, беренче 10-15 минут бик дулкынландым, әмма аннары үземне кулга алдым һәм үз эшемне башкардым. Хәзер хисләр тула, моның булганына ахыргача ышанмыйм. Мин бик бәхетле!", – дип уртаклашты Әшрапов.

Парень из Татарстана получил 1 млн рублей за победу в конкурсе «Лучший по профессии»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading