16+

«Хәбәр иткәч, яшермим, авырдан кабул иттем. Әни йөрәге таш түгел»

Чүпрәле районының Мунчәли авылында яшәүче Зөлфия ханым белән Илфак әфәнде Идрисовларның күңелендә бер горурлык хисе канат җилпи.

«Хәбәр иткәч, яшермим, авырдан кабул иттем. Әни йөрәге таш түгел»

Чүпрәле районының Мунчәли авылында яшәүче Зөлфия ханым белән Илфак әфәнде Идрисовларның күңелендә бер горурлык хисе канат җилпи.

Аларның улы батырлык үрнәген югары данлап, бүген илгә терәк – контракт нигезендә хезмәт итә, сынатмый, хезмәттәшләрен алга әйдәли.

“Дуслыкта сынатмагыз”
Сүз дә юк, сагышы да әрнетәдер. Балаңнан озакка аерылу йөрәк түренә ут элми калмас. Ләкин түзәргә кирәк. Шундый чак – илнең даны ирләр кулында, ә алар аны түбән төшермәс. 

–    Илфак белән күп итеп терлекләр асрыйбыз. Сыер, бозау, иткә симерткән үгезләрне санасаң, барысы 20 баштан артып китә. Шулар янында кайнашканда гел икәү сөйләшәбез, балаларны кечкенәдән эш белән үстердек, иптәшегезгә авырлык килгәндә дуслыкта сынатмагыз, ярдәмчел булыгыз, ди идек. Инсафыбызның алгы сызыкка юл алуы да менә шул тәрбиябезнең җимеше. Нишләп ул сүзләрне әйттек икән дип үкенмибез, без дөрес тәрбияләгәнбез, бала күңеле әти-әнисенең һәр сүзен күңеленә салып бара икән, башкаларга да гыйбрәт итеп сөйлим. Баланы батырлыкка өндәп үстерергә кирәк, шул чакта утны-суны кичәргә әзер була икән ул, – ди Зөлфия ханым. 

Тумышы белән күрше Ишеевка авылыныкы икән. Чып-чын рус авылында туып үскән татар кызы. 

–    Илфак белән безне таныштырдылар. Туганым алар авылына кияүгә чыкты. Менә бу кыз да сазаеп килә бит дип, миңа төртеп күрсәткәннәр. Икенче көнне Илфак мине эзләп килгән. Уйларга 13 минут вакыт бирәм, я минеке буласың, я егетсез утырып каласың ди. Аның да яше 29 га җиткән, минеке дә 27 не үтеп бара иде, авырдан кубарылып уйлап тормадым, риза дидем. Уйламыйча әйткән сүз дә кайчагында хәерле икән. Инсафтан соң Илнурым туды. Абыйсы белән икесе бик дус үстеләр, – ди Зөлфия ханым.

“Улыма исәнлек сорыйм”
Илфак абый – тракторчы. Зөлфия ханым – иминиятләштерү оешмасында эшли. Илнур яңа гына хәрби хезмәттән кайткан, әлегә эш эзли. Ә менә Илфак контракт төзеп, хезмәттәшләре янында ирлек бурычын үти. 

–    Мәктәптән соң һөнәр сайлаганда аны әтисе үз юлыннан ияртәсе иде, Инсаф каршы килде. Техниканы яратмыйм, минем фельдшер буласым килә дип кырт кисте. Медицина өлкәсендә төрле ситуацияләр көтә, авырулар, әҗәле җитеп, үч иткәндәй синең кулыңда үлеп тә китсә, аларның туганнары белән күзгә-күз очрашып, сиңа барысын да аңлатырга туры киләчәк. Җиңел эш түгел, син әзерме шуңа дидем. Беркемнең дә сүзен ишетмәде, теләге нык иде – Буа медицина училищесына укырга керде. Аннан күрше авылга җибәрделәр, бер ел шундый яратып эшләде ул үз эшен. Инсафны да яраттылар. Тагын да эшләр иде, хәрби хезмәткә алдылар. Үзе дә бармыйм, димәде бит, – дип сөйли әнисе.  

2021 елның 12 ноябрендә хәрби хезмәткә алынган егет, февраль аенда илнең хәле кискенләшүгә, контракт төзи. Гаилә бу хакта соңрак белә әлбәттә.

–    Хәбәр иткәч, яшермим, авырдан кабул иттем. Әни йөрәге таш түгел. Сугыш турында ишеткән бар бит, корбаннарсыз да булмаганын беләм, шуңа да һәр көнемне хәер-догада үткәрәм... Аллаһыдан улыма исәнлек сорыйм, – ди Зөлфия ханым.

Инсаф ялгышмый
Инсаф контракт төзеп ялгышмый. Беренче елларда 6 ай саен әти-әнисе янына ялга кайтып йөри. Соңгы мәртәбә узган елның 16 маенда күрешкәннәр. 

–    Әлегә эшләре тыгызрак чак, кайта алмаса да, сабыр итәбез, көтәбез. Үзе сер бирми, хәбәргә чыккач, ашадыңмы дигәч, ашадым, өстем бөтен, киемсез түгелмен, юкка борчылып ятмагыз, ди. Посылка салырга да кушмый. Безне гел төрле җиргә күчереп йөртәләр, аны уйларга вакытым юк, башыма авыр тарак асмагыз, зинһар, ди. Үз мәшәкатьләре дә җиткән, безнең күчтәнәчне уйлап көяләнсенмени? Медицина хезмәткәрләре җитешмәгәнен беләбез бит, шуңа артык аптыратмыйбыз инде. Ул үзе бер кайчан да зарланмый. Җае барда яза, шалтырата, югалып та тора, андый чакта алгы сызыкта икәнен аңлыйбыз инде. Яратып әйтә торган бер сүзен искә алам да еламаска тырышам. “Мин дә бармыйм, ди, ул да бармый ди, ә кем бара?” – дип әйтә. Дөрестән дә шулай бит. Кемдер барырга тиеш. Минем улым куркып ятмады, җилкәсенә авырлык алып булса да бурычын үтәргә ашыкты, – ди Зөлфия ханым.

Илфак абый да борчыла әлбәттә. Ләкин төпчеге хәрби хезмәткә киткәндә, алай-болай абыең юлын кабатласаң, башта ныгытып уйла, дип әйтеп куя.  
–    Шуны ук эшләсә дә каршы килми идек. Ул безне кызганды күрәсең, ярдәм итәсе килә. Әле менә шәһәргә китәргә дә ашыкмый. Башта печәннәр җыешты, аннары бәрәңге алышты. Терлекләребез дә ишле бит. Сөт акчасына яшибез. Литрын дәүләткә 23 сумнан тапшырсак та риза без, шуннан артыгын бирмиләр икән, талашып йөрикмени? Бәрәңге, ит, сөт, каймагы үзебезнеке, ике кулыбыз эш белә, шөкер. Иң мөһиме егетләребез җиңеп кайтсыннар иде, – ди Илфак абый. 
Авызына бал да май! Аларның ышанычын күреп күңел сөенә. Газиз улларының капкадан җиңү шатлыгын күтәреп кайтып керәсенә ышаналар. Ә ышаныч дигәне гаҗәеп дәрәҗәдә көч өсти кешегә! 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading