16+

Татарстан егете "Ты супер" тапшыруының ярымфиналына узган

Минзәләдә яшәүче 14 яшьлек Данил Новиков “Ты супер” тапшыруының ярымфиналына узган.

Минзәләдә яшәүче 14 яшьлек Данил Новиков “Ты супер” тапшыруының ярымфиналына узган.

“Данил Новиковның чыгышы мине таң калдырды, аяктан екты”, - дип бәя биргән җырчы Елка.

Данил Новиков әбисе Лилия Васильченко тәрбиясендә үсә. Әтисе аның белән аралашмый, ә әнисе Данилга берничә ай булганда, юл һәлакәтенә очрап вафат булган. Данилның хыялы – киләчәктә баеп, әбисенә машина алу.

Татарстан егете Данилның чыгышы жюрида утыручыларның барысының да – Елка, Диана Арбенина, Игорь Крутой, Алексей Воробьевның күңелен яулаган.

“Искиткеч егет”, - дигән Диана Арбенина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading