16+

Татарстан иң күп укый торган төбәк

Татарстан Россиянең иң күп укый торган төбәкләрнең өчлегенә керде. Әлеге мәгьлүматны Wildberries онлайн-ретейлерына таянып ТАСС хәбәр итә. 

Татарстан иң күп укый торган төбәк

Татарстан Россиянең иң күп укый торган төбәкләрнең өчлегенә керде. Әлеге мәгьлүматны Wildberries онлайн-ретейлерына таянып ТАСС хәбәр итә. 

 


Тулаем алганда, пандемия чорында россиялеләр китапларны онлайн-кибетләр аша якынча 6 тапкыр ешрак заказ биреп сатып алган. Аналитиклар ачыклаганча, апрельдә россиялеләр 2019 елның апреле белән чагыштырганда, 5,5 тапкырга күбрәк китаплар сатып алган. Wildberriesта бер ай эчендә 1,5 миллионнан артык китап, 94 мең буяу әсбабы, 83 меңгә якын дәреслек һәм 44 мең укыту өчен махсус карточкалар сатылган.

Апрель аенда иң күп китап сатып алучылар Мәскәү төбәгендә теркәлгән. Икенче урында китап сөючеләр буенча Краснодар крае (биредә елына 6,5 тапкыр китап сатуы арткан), Ә безнең Татарстаныбызда бу күрсәткеч - 7,5 тапкырга үскән. 
Апрельдә, Wildberries сайты мәгълүматлары буенча, психолог Михаил Лабковскийның "Мин үземне кабул итәргә, тормышны яратырга һәм бәхетле булырга телим" ("Хочу и буду: Принять себя, полюбить жизнь и стать счастливым") китабы аеруча популярлык казанган. Апрельдә ул 6 мең данә сатылган. Матур әдәбият арасында иң күп сатылганы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәре булган. 
Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, тагын бер ачыш - Wildberriesта иҗат өчен товарларга ихтыяҗ артуы: апрельдә балалар һәм өлкәннәр өчен дә 9 тапкырга диярлек стресска каршы буяу әсбаплары (раскраски -антистресс), карандаш һәм фломастерлар - 8,5 тапкыр, иҗат өчен блокнотлар һәм скетч-буклар- 8 тапкыр, коллекцияләү өчен альбомнар сату күләме 3 тапкырга арткан.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading