Чаллыда яшәүче Камал Хафизов “Что? Где? Когда?” тапшыруында 100 мең акча откан.
Кагыйдә буенча, ул суперблицка өч сорау әзерләгән. Әмма Борис Белозеров командасы беренче сорауда ук сынаткан. Уенда җиңү-җиңмәү шушы биремгә бәйле булган.
Интеллектуаллар “Ни өчен Эквадорда җитештерелүче макароннарның кабында пешерү вакыты төрлечә язылган – 8 һәм 12 минут?” дигән сорауга җавап бирә алмаган. 20 минут буе фикер алышканнан соң, Тимур Кафиатуллин моны ир-атлар һәм хатын-кызлар порциясенә бәйле булу белән аңлаткан. Ә чынлыкта, дөрес җавап “тау” температурасының төшүе белән бәйле булган.
Нәтиҗәдә Белозеров командасы язгы серия белән хушлашты. Ә якташыбыз Камал 100 мең сумга баеды.
Комментарийлар