16+

Татарстан халкы ничек сайлаган?

Кичә Татарстан Үзәк сайлау комиссия­се сайлау нәти­җәләрен игълан итте. Комиссия әгъзалары бу хакта беркетмәгә кул куйды.

Кичә Татарстан Үзәк сайлау комиссия­се сайлау нәти­җәләрен игълан итте. Комиссия әгъзалары бу хакта беркетмәгә кул куйды.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, гомумән, сайлауларда халык актив катнашкан. Тавыш бирү тәмамлану вакытына сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау­чылар саны 2 миллион 919 мең 482 кеше тәшкил иткән. Ә әзерләнгән бюллетеньнарның 18 045е яраксыз дип табылган.


Сайлау кампаниясе шулай ук күзәтүчеләр һәм массакүләм матбугат чараларында да зур кызыксыну уяткан. Сайлауда 83 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле эшләгән.
Россия Президентын сайлау­ларда 45 халыкара күзәтүче эш­ләгән. Алар сайлау процессына югары бәя биргән.
– Татарстанда төрле оешма­лардан 45 халыкара ­күзәтүче эшләде. Бу – Европа Советы оешмалары, БДБ күзәтүчеләре, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Белоруссия һәм Россия Союзы парламент җыены вәкилләре. Күзәтүчеләр конструктив эшкә юнәлеш тотып эшләде. Аларга эш өчен тиешле шартлар тудырылды, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова әйтүенчә, сайлау көнне 100дән артык шикаять кабул ителгән, тик аларның барысы да нигезсез дип табылган.
– Әлеге шикаятьләрнең җидесе – Россия Үзәк сайлау комиссия­сеннән, 21е – сайлаучылардан (аларның күпчелеге аныклау характерында иде), тагын 112се – сайлау комиссиясе әгъзаларыннан, бигрәк тә КПРФ вәкилләреннән кабул ителде, – ди ул.
Утырыш вакытында Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук кайбер сайлау участокларына сайлаучыларны күпләп алып килүгә бәйле гаепләүләргә дә җавап бирде.
– Монда сүз ерактарак яшәүче халыкны сайлау участокларына алып килү турында бара. Боларның барысы да ачыктан-ачык эшләнелә, – диде ул.


Татарстан халкы ничек сайлаган?


Владимир Путин – 1 миллион 854 119 тавыш
(барлык тавыш бирүчеләрнең 82,09 проценты)
Павел Грудинин – 204 618 тавыш (9,06 процент)
Владимир Жириновский – 67 929 тавыш (3,01 процент)
Максим Сурайкин – 37 969 тавыш (1,68 процент)
Ксения Собчак – 29 951 тавыш (1,33 процент)
Григорий Явлинский – 19 643 тавыш (0,87 процент)
Борис Титов – 13 361 тавыш (0,59 процент)
Сергей Бабурин – 13 030 тавыш (0,58 процент)

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X