16+

Татарстан хәрби комиссары: «Армиягә китүче егетләр хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк»

1 ноябрьдән бөтен ил буенча көзге чакырылыш башлана. Россия Оборона министрлыгында аңлатуларынча, чакырылыш кампаниясе Украинада махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле түгел.

1 ноябрьдән бөтен ил буенча көзге чакырылыш башлана. Россия Оборона министрлыгында аңлатуларынча, чакырылыш кампаниясе Украинада махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле түгел.

 Россия Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, чакырылыш чаралары план тәртибендә, Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән срокларда үткәреләчәк.

Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләгәнчә, быел 3 мең татарстанлы армиягә алыначак. Хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк.

«Хезмәт срогы чыккан хәрби хезмәткәрләр эштән азат ителәчәк һәм үз вакытында яшәү урыннарына җибәреләчәк», – дип билгеләде Погодин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading