16+

Татарстан хәрбиләре өчен 14 000 данә хәләл тушенка сатып алынды

Нәзарәт Татарстан солдатлары өчен 14 000 данә хәләл тушенка сатып алды. Акча җыю дәвам итә.

Нәзарәт Татарстан солдатлары өчен 14 000 данә хәләл тушенка сатып алды. Акча җыю дәвам итә.

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю башлангычы дәвам итә. Хәзерге вакытта республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, 5,1 миллион сумнан артык акча җыелды. Шушы акчаның 2,5 млн сумына гомуми авырлыгы булган 5 тоннаны тәшкил иткән 14 000 хәләл тушенкалар сатып алынды. Бүген Казандагы складларның берсенә шуларның беренче партиясе – 5 000 данә тушенка китерелде.  Алар махсус хәрби операция кырларына җибәреләчәк.

“Елабужский мясоконсервный комбинат”та җитештерелгән югары сортлы тушенкалар сыйфатлы хәләл сыер итеннән эшләнгән, җитештерүче аны хәйрия фондына үз бәясеннән бирде. Тушенкалар җитештерүдән яңа гына төшкән: фонд хезмәткәрләре складка аларны алып кайтып бушатканда күбесе суынырга да өлгермәгән иде. Хәләл тушенкалар озак сакланучы, ватылмый торган калай банкаларга тутырылган, ул солдатларга йөртергә уңайлы, бер банканың авырлыгы – 325 грамм.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Аны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading