16+

Татарстан лидеры Ирландия компаниеләрен Татарстанга чакырды

Дублинга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ирландия коммуникацияләр, энергетика һәм табигать ресурслары министры Алекс Уайт белән очрашты.

Дублинга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ирландия коммуникацияләр, энергетика һәм табигать ресурслары министры Алекс Уайт белән очрашты.

- Ирландия - бик тиз үсүче ил һәм монда безгә өйрәнер нәрсәләр күп. Безгә Ирландиянең инновацияләр өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыклы. Татарстан белгечләре Ирландиянең соңгы 30 елдагы тәҗрибәсен өйрәнгән. Бу чорда ил зур үзгәрешләр кичергән. Ирландия чынлап торып инновацион илгә әверелгән. Бу юл безнең өчен бик кызыклы. Безнең үзара файдалы проектларыбыз булырга мөмкин. Бүген без инновацион проектларыбызны гамәлгә ашыру өчен, шулай ук Ирландия белгечләре туплаган гыйлемнәрне һәм компетенцияләрне җыюда партнерлар эзлибез, - ди Рөстәм Миңнеханов. Икътисади кризис күзәтелсә дә, Россия базары үсүен дәвам итә.

Шул уңайдан, Татарстан лидеры Ирландия компанияләрен Россиядә эш итү өчен башлангыч мәйданчык итеп республикабызны сайлаулары яклы. Рөстәм Миңнеханов Ирландия компанияләрен Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading