16+

Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары билгеле булды

Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары итеп Юлия Әдһәмова билгеләнде. Бу мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында күрсәтелгән.

Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары итеп Юлия Әдһәмова билгеләнде. Бу мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында күрсәтелгән.

Юлия Әдһәмова белгечлеге буенча икътисадчы-математик һәм юрист, Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 2010 – 2016 елларда Татарстан Мәдәният министрлыгында эшләгән, биредәге хезмәт юлын мәдәни мирас объектларын саклау бүлегендә башлап, юридик һәм дәүләт заказы бүлекләрен җитәкләгән.

2016-2018 елларда – биредә Ирада Әюпова җитәкчелек иткәндә - Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты рәисе урынбасары иде.

2018 елда Юлия Әдһәмова Мәдәният министрлыгына әйләнеп кайтты һәм Мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнгән иде.

Рузилә Мөхәммәтова

Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading