16+

Татарстан мөфтиенә медаль тапшырылды

Кичә Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте җыелышы узды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтиенә медаль тапшырылды

Кичә Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте җыелышы узды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ярдәм” мәчетендә узган әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты Аппараты, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре, мөхтәсибәтнең 12 мәчет имамы катнашты. Утырышны Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов алып барды.

Илдар хәзрәт имамнар җыелышы ай саен мөхтәсибәтнең төрле мәчетләрендә узуын билгеләп узды: “Мөхтәсибәтебездә унике мәчет эшли, ике яңа мәчет төзелә. Узган елны район имамнары белән барлык мәчетләрдә дә очрашып чыктык – тәҗрибә уртаклаштык, эшчәнлеккә караган мөһим сораулар буенча бергәләп җавап эзләдек. Бүгенге җыелышны уздыру өчен чират янә “Ярдәм” мәчетенә килеп җитте”, – дип белдерде.

Көн тәртибендә имамнар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен тыңлады. Ул, нигездә, әһле сөннәт вәл-җәмәгать юлы һәм Хәнәфи мәзһәбе буенча гамәл кылу, никах һәм талак төшенчәләре буенча актуаль мәсьәләрне аңлатып бирүгә багышланды.

Моннан тыш, мөфти хәзрәт җыелышта катнашучыларга “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”нең яңартылган һәм тулыландырылган басмасы хакында мәгълүмат бирде.

Утырышта иң төп бүләк белән Татарстан мөфтие бүләкләнде. Камил хәзрәт Сәмигуллинга Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Исламның рухи-әхлакый яңарышы эшенә өлеш керткән өчен” медален Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды.

Фото: dumrt.ru

Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading