16+

Татарстан Министрлар Кабинеты мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләре өчен яңа ярдәм чараларын раслады

Гражданнарга ярдәм итүнең яңа өстәмә чаралары өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларына, инвалидларга, балаларга һәм көндезге бүлекләрдә укучы студентларга кагыла.

Гражданнарга ярдәм итүнең яңа өстәмә чаралары өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларына, инвалидларга, балаларга һәм көндезге бүлекләрдә укучы студентларга кагыла.

Яңа туган балалары булган гаиләләргә балалар кирәк-яраклары комплекты тапшырылачак. Мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзалары - пенсионерларга шифаханә-курорт дәвалануы өчен юлламалар беренче чиратта биреләчәк. Шулай ук I һәм II төркем өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга өйдә бушлай социаль хезмәтләр күрсәтәчәкләр.

Моннан тыш, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрендәге студентлар Татарстан Дәүләт һөнәри белем бирү учреждениеләрендә көненә бер тапкыр кайнар ризык белән бушлай тукланачак. 1-11 сыйныф укучыларына 10 октябрьдән бушлай ике тапкыр кайнар ризык бирелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading