16+

Татарстан мәктәпләрендә яңа дәрес кертелә

Яңа уку елында Татарстанның 24 мәктәбендә футбол дәресләре узачак.

Яңа уку елында Татарстанның 24 мәктәбендә футбол дәресләре узачак.

Әлеге проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия футбол берлегенең уртак проекты нигезендә гамәлгә ашырылачак. Бу хакта «Татмедиа» ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Проект Яшел Үзән, Югары Ослан, Зәй, Биектау районнарында һәм Казанда башланчак.

«Физкультура» фәне кысаларында «Футбол» модуле программасы РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

Белем бирү учреждениеләрендә физик культураны үстерү буенча юл картасы нигезендә әлеге фән буенча Бөтенроссия олимпиадасына әзерлеккә зур игътибар биреләчәк. Моның өчен республика физкультураларының квалификациясен күтәрәчәкләр, шулай ук узган еллардагы физкультура олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны җәлеп итәчәкләр.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин якын елларда мәктәпләрдә өченче сменаларны бетерергә кирәк дигән карар кабул итте.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading