16+

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте иң яхшы татар теле укытучысына хаҗга юллама бирә

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белән «Хаҗ» рәсми операторы республика мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында бәйге үткәрә. «Минем халкым, минем динем» конкурсында җиңүчене хаҗга юллама көтә.

Бәйгенең шартлары – белгечлеге буенча алар кимендә ун ел эшләгән булырга, дини таләпләрне үтәргә тиеш. Җиңүче хатын-кыз укытучы булса, аны озатып баручы ир-ат булу шарт. Бәйге ислам нигезләрен белү буенча тест фоормасында уза. Аның нәтиҗәләре буенча жюри утыз җиңүчене ачыклый.

Конкурста катнашу өчен 20 майга кадәр konkursdumrt@gmail.com адресына гариза тапшырырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: +7 927 432-74-50.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading