16+

Татарстан Премьер-министрының элеккеге урынбасары вафат...

Казан шәһәре мэриясе кайгы уртаклаша.

Казан шәһәре мэриясе кайгы уртаклаша.

1992-1994 елларда Татарстан Премьер-министрының элеккеге урынбасары Мансур Хәснуллин вафат булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мансур Мингали улы Хәснуллин 1942 елның 22 мартында туган. 1966 елда С.М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын (хәзер — КНИТУ-КХТИ) тәмамлый.

1977 елга кадәр Түбән Кама нефть химиясе комбинатында эшли: башта мастер һәм өлкән мастер, аннары цех җитәкчесе урынбасары һәм цех җитәкчесе, аннары завод комитеты рәисе урынбасары һәм завод комитеты рәисе. 1977 елда «Түбән Кама Нефтехим» ҖБ профком рәисе була.

1977-1979 елларда халык депутатларының Түбән Кама шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1979-1985 елларда - Түбән Кама Башкарма комитеты рәисе. 1985-1990 елларда - КПССның Менделеевск райкомының беренче секретаре.

1990 елдан Татарстан АССР Министрлар Советында эшли. 1992-1994 елларда - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. 1994 елдан 2000 елга кадәр - «С.М. Киров исемендәге синтетик каучуклар заводы» НПО генераль директоры. 2000-2004 елларда - ТР Дәүләт Советының икътисади үсеш һәм реформалар мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе рәисе.

«Казан шәһәре мэриясе Хәснуллин Мансур Мингали улы <...> вафат булу сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», - диелә Татарстан башкаласы мэриясенең кайгынамә хәбәрендә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading