16+

Татарстан Президенты «Каравон» бәйрәмен уздыру датасын билгеләде

«Каравон» рус халык бәйрәме быел Татарстанда 28 майда узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ төбәк башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

«Каравон» рус халык бәйрәме быел Татарстанда 28 майда узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ төбәк башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

«Җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тәкъдимнәрен исәпкә алып, 2022 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Лаеш районының Никольское авылында рус халык бәйрәме «Каравон» үткәрергә», — диелә указ текстында.

Татарстан Министрлар Кабинетына республика Мәдәният министрлыгы белән берлектә бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтү, ә «Татмедиа» республика агентлыгына бу чараларны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту эшен оештыру йөкләнде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә һәм оешмаларга бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашырга тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading