16+

Татарстан Президенты хәрби хезмәткә алынучыларны армиягә озатты

Рөстәм Миңнеханов бүген хәрби хезмәткә алынучыларны армиягә озатты.

Рөстәм Миңнеханов бүген хәрби хезмәткә алынучыларны армиягә озатты.

ТР Президенты “Патриот” республика үзәгенә килде һәм хәрби хезмәткә озатыр алдыннан 82 егеткә теләктәшлек белдерде. Алар илнең барлык почмакларында төрле хәрби частьларга юнәлделәр. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикабыз хезмәтен намус белән үтәүче егетләр белән горурлана.

Татарстанлылар һәрвакыт үзләренең югары әзерлеге, җаваплылыгы, дисциплиналы булуы һәм теләсә нинди кыенлыкларны җиңә белүе белән дан тотты, дип ассызыклады Рөстәм Нургали улы киләсе буынга Бөек Ватан сугышындагы көрәш һәм авыр җиңү турындагы истәлекне истә тотарга һәм тапшырырга өндәп.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия төбәкләрендә шефлыкка алынган частьларда: Мәскәүдәге Преображенский комендант полкында, ракета кораблары һәм катерлары бригадасында, Севастопольдәге 31 нче һава оборонасының зенит-ракета полкында хезмәт итүче хәрбиләр белән дә  аралашты. Президент хәрби частьлардагы хәлләрне белеште һәм хезмәт итүләренең ничек үтүен сорады. Рөстәм Миңнеханов армия җитәкчелеге һәм инде хезмәт итүче татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт! Сезнең туган республикабызга кайтуыгызны көтәбез!", - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading