16+

Татарстан Президенты РФдә Сьерра-Леоне Илчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

Татарстан Президенты РФдә Сьерра-Леоне Илчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Татарстан Президенты РФдә Сьерра-Леоне Илчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сьерра-Леоне Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Йонгаво белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

"Африка безнең өчен – уникаль төбәк. Россиянең Африка илләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булып калды һәм конструктив рәвештә үсеш алды", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Сьерра-Леоне дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Сьерра-Леоне белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли.

Бүген Татарстанның Сьерра-Леоне белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек дәрәҗәсе югары түгел. Шуның белән бергә, Татарстан Президенты сүзләренчә, Африка базарында Казанда җитештерелә торган «Ми» сериясе вертолетлары, шулай ук Татарстанның «Дакар» раллиенда күп тапкырлар җиңүче «КАМАЗ» йөк автомобильләре яхшы билгеле.

Очрашу барышында яклар икътисадый һәм сәүдә хезмәттәшлеген, шул исәптән нефть өлкәсендә дә, үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading