16+

Татарстан прокуроры Чаллының карантинга ябылуы хакында үз фикерен белдерде

Татарстан прокуроры эшлекле сәфәр белән Чаллыда булды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Татарстан прокуроры эшлекле сәфәр белән Чаллыда булды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Халык арасында Яр Чаллыны ябу буенча йөргән имеш-мимешләр турындагы сорауга җавап биреп, Татарстанның күзәтчелек ведомствосы башлыгы бу мәгълүматны тиешсез һәм дөрес булмаган гамәл дип атады.

"Авыруларны беренчел кабул итү хәзер йогышлы хастаханәдә генә түгел, 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә дә алып барыла, - дип ачыклык кертте Илдус Нәфыйков. - Бу чиратлар проблемасын хәл итте".

ТР прокуроры фикеренчә, Чаллы әлеге чирнең иң югары ноктасына җитте, дип әйтергә була. Әйтик, йогышлы авырулар өчен резервланган 5нче номерлы хастаханәдә 300 ятакның 284е кулланылышта. "Бу һәм башка күрсәткечләр авыруның кискен артуы юк дигәнне күрсәтә", диде прокурор.

Фото: ТР прокуратурасы сайтыннан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading