16+

Татарстан Республикасы "Ватан Геройлары" проектында 2нче урынга лаек булды

Идел буе федераль округы төбәкләрендә үткәрелгән "Ватан Геройлары" иҗтимагый проектында Татарстан Республикасы «Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча законнарны тулысынча үтәү» номинациясендә 2нче урынны алды. 

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән, 2020 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторы Виктор Демидов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы гражданнарын патриотик тәрбияләү буенча региональ оештыру комитеты җитәкчесе Ләйлә Фазлыевага диплом тапшырды. 

Виктор Демидов Татарстан Республикасында Ватанны саклаучыларның төрле категорияләренә, геройлыкка тиң вакыйгаларда катнашучыларга ярдәм күрсәтү, шулай ук хәрби хезмәткәрләр, хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары вәкилләре истәлеген мәңгеләштерү буенча системалы эш алып баруның күренекле казанышларын һәм оештырылуын билгеләп үтте. 

Аның әйтүенчә, бүген республика җитәкчелеге, муниципалитетлар администрацияләре, иҗтимагый оешмалар тарафыннан яңа мемориаль объектларны ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә аерым игътибар бирелә, Геройлар исемлекләрен актуальләштерү буенча зур эш башкарыла. 
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading