16+

Татарстан спортчылары ун медаль алып кайта

Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрендә уза торган XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиадада Татарстан спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: 2 алтын, 3 көмеш һәм 5 бронза медаль яуладылар.

Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрендә уза торган XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиадада Татарстан спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: 2 алтын, 3 көмеш һәм 5 бронза медаль яуладылар.

Алтын медаль ияләре: стендка атучы Николай Теплый белән волейболчылар Ирина Малькова һәм Олеся Николаева. Көмеш медальгә Елизавета Базарова (50 метр арага йөзүдә), Светлана Крашенинникова белән Екатерина Рабая (стендка атуда командалы төр) һәм Елена Шашарина (фехтование) ия булды. Дзюдочы Нияз Билалов (ике тапкыр: шәхси зачетта һәм команда белән), баскетболчы Павел Антипов, 4х100 метр арага эстафетада Елизавета Базарова, 5 мең метр арага йөгерүдә Ринас Әхмәдиев бронза медальле булдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading