16+

Татарстан спортчыларының Универсиададагы беренче зур уңышы

Россия җыелмасы составында чыгыш ясаучы Григорий Тарасевич 100 метрга аркада йөзү буенча чемпион исемен яулады. Шунысын искәртик, студентлар Уеннарында бу - Россия җыелмасының икенче алтын медале.

Италиянең Неаполь шәһәрендә узучы Бөтендөнья җәйге Универсиадасында Татарстан спортчылары беренче алтын медальгә лаек булды. Россия җыелмасы составында чыгыш ясаучы Григорий Тарасевич 100 метрга аркада йөзү буенча чемпион исемен яулады. Шунысын искәртик, студентлар Уеннарында бу - Россия җыелмасының икенче алтын медале.

Татарстанның Спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, Италиягә килгәч тә, Григорий Көньяк Кореядә узачак йөзү спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашырга чакыру ала. Чакыру бераз көтелмәгәнрәк, чөнки дөнья чемпионатына сайлап алу ярышлары вакытында ил беренчелегендә Тарасевич өченче урынны гына яулый. Икенче урында калган Климент Колесников 200 метр арага аркада йөзү буенча Кореяда катнаша алмау сәбәпле, аны Татарстан спортчысы алмаштырачак.

Фото: minsport.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading