16+

Татарстан трассасында юл һәлакәте үлемгә китергән

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

24 августта 18.35 сәгать тирәсендә Арча - Марий Эл чиге (Арча районы) авто юлының 9 чакрымында (Бирәзәбаш турысы) 1979 елгы Hyundai Solaris автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, тизлекне арттырган,юл-һава шартларын исәпкә алмыйча каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Opel автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта «Арча хәбәрләре» хәбәр итә. 

Автомобильләр икесе дә юл кырыена төшеп киткән. Һәлакәт нәтиҗәсендә Hyundai Solaris автомобиленең 1955 елгы пассажиры алган җәрәхәтләрдән вафат була. Hyundai Solaris автомобилен йөртүче һәм аның 10 яшьлек пассажиры зыян күргән.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading