16+

Татарстан укучыларын экоэшләнмәләр бәйгесендә катнашырга чакыралар

"Online чирек" кысаларында Татарстанда яңа конкурс старт ала - "Эко-эшләнмә" ("Эко-поделка"), ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эшләнмәләрнең нигезе булып икенче чимал - соктан калган пакетны, капкачларны, шешәләрне һ.б., шулай ук табигый материалларны кулланырга кирәк.

Эшләнмәләр конкурс тематикасына туры килергә тиеш. Оештыручылар greentatarstan@mail.ru электрон адресына җибәрелгән фотолар буенча: 1) эшләнмә ясалган материалның сурәте, 2) эшләнмәнең сурәте, 3) конкурста катнашучының башкарылган эшләнмәсен тотып фотога төшкән сурәте.

Җибәрелгән хатта катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, яшәү урыны, кайсы мәктәптә һәм ничәнче сыйныфты белем алуы, тема өлешендә - "Эко-эшләнмә"  ("Эко-поделка")  дип күрсәтергә кирәк.

Катнашу өчен зеленыйтатарстан.рф порталында теркәлү мәҗбүри. Эшләр 2020елның 27 апреленә кадәр кабул ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading