Аксубай районы территориясендә зур билгеләнешкә ия вакыйга булды - безнең урманнарга кергән Биләр заказнигыннан унҗиде боланны (марал) табигый мохиткә җибәрделәр, дип "Авыл таңнары" газетасы.
Татарстан урманнарына боланнар җибәрү идеясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән. Дүрт ел элек Татарстанга Алтай төбәгеннән 25 болан кайтарылган иде. Алар өчен табигый яшәү мохите булдырылды, алар үрчеп Татарстан урманнарында тарала башладылар.
- Марал - ул боланның бер төре. Кайчандыр, 150 еллар элек әлеге хайваннар Татарстан территориясендә булган, дип раслыйлар. Аларның безнең Аксубай урманнарында яшәүләре дә искәрмә түгел. Димәк Татарстанга хайваннар дөньясының югалган төре кире кайта. Узган елның октябрендә үрчетү өчен Биләр заказнигына 14 болан кайтарылды. Шул вакыттан алып аларны иркен зоопаркта ачык һава астында асрадылар - кыш буена алар безнең шартларга яраклашты. Аларның бер өлеше каплатылган иде һәм күптән түгел өч болан баласы туды. Безнең урманнарда дөньяга килгән болан балаларына яңа җирлеккә ярашу күпкә җиңелрәк булачак, - дип фикерләре белән бүлеште хайваннар дөньясын саклау буенча районара бүлек җитәкчесе Николай Крайнов.
Боланнар асралган вольерның урманда урнашкан булуына һәм аңа якын торак пункт - Черемушка авылына кадәр биш километр булуга карамастан, юллар киптерү белән күрше Алексеевск һәм Чистай районнарыннан "туристлар" биредәге мини-фермага килә башлаганнар. Әмма боланнарны бары тик вольер артыннан гына күзәтү мөмкин була.
- Боланнар кулга ияләште, бу вакыт эчендә без аларга һәр көнне азык ташыдык - кышын печән һәм бөртек, яз көне яңа гына чабылган үлән. Иң өлкән ана боланга дүрт яшь, иң кечкенәсе исә ике көн элек кенә дөньяга килде. Якын араларда тагын ике болан балаларга тиеш, - ди Биләр заказнигы егере Юрий Исаев.
Үз тәрбиясендә булган хайваннар өчен борчылуы аның күзләреннән күренеп тора.
Без вольер эченә кереп боланнарның матурлыгына сокландык. Күпмедер вакыт алар куркып тордылар, ана боланнар үзләренең бәләкәчләрен яшерергә маташтылар. Әмма, кешеләрнең игелекле гамәл белән килүләрен күреп, берәм-берәм агачлар артыннан чыктылар. Ана боланнар күпкә кыюрак булып чыкты - биш минуттан соң алар безнең янга таба килделәр, ә ата боланнар "чит кешеләрне" ерактанрак күзәттеләр. Аучылар тугыз айда, аеруча да кыш көне боланнарның ничек яшәве турында сөйләделәр - һәр көнне хайваннарга бер бортлы "Уаз" машинасы печән һәм бөртек ташыганнар. Алар кышны уңышлы чыкканнар, көр күренәләр. Әмма иреккә чыгарып җибәрү вакыты җиткән.
Вольер капкалары ачылгач, без территориядән аларны күзәтергә булдык - берничә минут үткәч ата болан өч ана боланны капкадан озатып чыгарды, үзләре өчен якын урынга әверелгән вольер янында озак тоткарландылар алар, ә аннан соң урман эченә кереп киттеләр. Калганнары да, бераз куркынып торганнан соң, иптәшләре артыннан куаклар артына ашыктылар. Егерь Юрий Исаев Татарстанның башка районнарында табигый мохиткә чыгарылган маралларның хәтта авылларга да килүләре хакында сөйләде. Заказник хезмәткәрләре алар өчен бик борчылалар. Яшь боланнарның аналары вольерны озак ташлап китмәсләр әле, калганнары да азык эзләп улакларына бер генә тапкыр әйләнеп кайтмас. Юрий да, аның хезмәттәшләре дә бирегә һәр көнне килеп, азык салып калдырып, иреккә чыгарылган хайваннарны күзәтеп торырга ниятлиләр.
- Хәзер безнең бурыч - боланнарның аучылар кулына эләгүенә юл куймау. Үзебезнең һәм күрше районнар халкын, аучыларны моңа аңлап якын килергә чакырабыз. Алдагы елларда аларны үрчетеп кенә калмыйча, боланнарның җирле көтүен булдыру да шулай ук безнең бурыч санала, - дип катгый рәвештә билгеләп үтте Николай Крайнов. - Ләкин бу аларга сакчыл караганда гына мөмкин булачак. Кисәтеп куябыз, аерым сак астында булган боланнар Татарстан климаты шартларын озак еллар үзләштерәчәк әле һәм алар егерьләрнең һәм аучыларның ярдәменә мохтаҗ.
Әйтеп үтәргә кирәк, боланнарның гына түгел, шулай ук пошиларның да сакланышын тәэмин итү максатыннан, Сосновка урманы ягыннан Чуаш Адәмсуына таба, аучылык җәмгыяте күзәтчелегеннән юлланган хатка нигезләнеп, юлчылар "Сак булыгыз, пошилар!" билгеләре урнаштырганнар. Әлеге билгеләр, бу территориядә хайваннарның көтмәгәндә юлга чабып чыгуы мөмкин, дигәнне аңлата, машина йөртүчеләргә үтә дә сак булырга кирәк.
VIDEO
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар