16+

Татарстан юлларында тагын бер кеше һәлак булган

Бүген көндез Татарстанда юл-транспорт һәлакәте булган.

Бүген көндез Татарстанда юл-транспорт һәлакәте булган.

ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, иртәнге 11ләр тирәсендә Чистай һәм Аксубай арасындагы автомобиль юлында "Шевроле" автомобиле йөртүчесе каршы яктан хәрәкәт итү полосасына чыгып, каршы килүче "Тойота" га бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә "Шевроле" пассажиркасы 1969 елгы хатын-кыз һәлак булган, шул ук машинада утырган 9 яшьлек кызчык төрле җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә китерелгән.

Юл-транспорт һәлакәте урынында полиция хезмәткәрләре эшли, казаның шартлары билгеләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading