16+

Татарстан юлларында тагын үлем

Татарстанда чит ил машиналары бәрелешкән. Фаҗигада өч кеше үлгән, тагын дүртесе зыян күргән.

Татарстанда чит ил машиналары бәрелешкән. Фаҗигада өч кеше үлгән, тагын дүртесе зыян күргән.

Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте бүген кичке сәгать дүрттә Чистай районында, трассада булган.
25 декабрьдә кичке сәгать дүрттә Чистай районындагы трассада ике чит ил машинасы - «Ниссан» һәм «Джилли» бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина да җитди зыян күргән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында агентлыкка хәбәр итүләренчә, "Джилли" йөртүчесе хәрәкәт итүнең каршы як полосасына чыккан һәм "Ниссан" белән маңгайга маңгай бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә "Джилли" йөртүчесе һәм "Ниссан" пассажирларының берсе каза урынында ук һәлак булган. Соңрак икенче автоның тагын бер пассажиры ашыгыч ярдәм каретасында һәлак булган.

Калган өч пассажир һәм "Ниссан" йөртүчесе төрле җәрәхәтләр алган, аларны хастаханәгә илткәннәр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading