16+

Татарстанда 11 яшьлек кыз шаурма ашаганнан соң үлгән

Татарстанның Тәтеш районыннан 11 яшьлек кыз Республика балалар клиник хастаханәсендә үлгән.

Татарстанның Тәтеш районыннан 11 яшьлек кыз Республика балалар клиник хастаханәсендә үлгән.

Бу ялларда кыз Тәтеш шәһәре җәмәгать туклануы оешмаларының берсеннән сатып алынган шаурманы ашаган. Озакламый хәле начарланган. Башта әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан. Соңрак кызны Балалар Республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Биредә табибларның тырышлыгына карамастан, бала күпмедер вакыттан соң үлгән.

Роспотребнадзор матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, әлеге җәмәгать туклануы оешмасына оператив рәвештә идарә хезмәткәрләре килгән. Алар азык-төлек пробалары алган, персоналны тикшергәннәр. Берничә хокук бозу очрагы ачыкланган: санитар-дезифенкцион режим, ашамлыкларны әзерләү һәм саклау шартлары, шулай ук хезмәткәрләрнең шәхси гигиена кагыйдәләре үтәлмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча кафены вакытлыча ябу турында карар кабул ителде. Тикшерү материаллары судка тапшырылган.


Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading