16+

Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырга егылып төшеп, һәлак булган

Фаҗига бүген Нурлат районындагы Егоркино авылында килеп чыккан.  

Фаҗига бүген Нурлат районындагы Егоркино авылында килеп чыккан.  

Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырга егылып төшеп, батып үлгән. 

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген 17.45 сәгатьтә бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына Нурлат районы Егоркино авылында утар янындагы участокта урнашкан ясалма сулыкта малай батып үлгән, дигән хәбәр керә. 

Соңрак билгеле булганча, йорт хуҗасы чокыр казып, аны су белән тутырган. Ясалма сулыкның тирәнлеге ике метр тәшкил иткән. 

Бүген көндез ир-ат үз хуҗалыгында балаларны күреп ала, алардан нишләп йөрүләре турында сораша. Малайлар, балык тотарга килдек, дип җавап бирәләр. Бер дусларыныд ярдан суга төшеп батуын сөйлиләр. Баксаң, балалар куркудан, әлеге хәл турында олыларга әйтергә курыкканнар. 
11 яшьлек малайның гәүдәсен әлеге участок хуҗасы үзе мөстәкыйль рәвештә судан тартып чыгарган. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading