Иртәгә, 14 ноябрьдә, синоптиклар болытлы һава торышы вәгъдә итә. Төнлә һәм иртән аз гына кар ява. Көндез явым-төшем булмый. Һава температурасы төнлә 2-7 градус салкын булачак. Көндез 0гә кадәр җылыта.
Дүшәмбе көндез кар көтелә. Төнлә көнбатыш районнарда буран чыгачак. Һава температурасы 10 градуска кадәр суытачак. Көнчыгыш районнарда - 13 градуска чаклы салкынайта. Көндез 3-8 градус салкын. Сишәмбе, 16 ноябрьдә, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр булачак. Төнлә минималь температура -8-13 градус. Аязганда -16га чаклы. Көндез - 3-8 градус суык. Алдагы өч көндә юлларда бозлавык фаразлана.
Комментарийлар