16+

Татарстанда 2 ай элек югалган хатын-кызны эзлиләр

Туганнары өченче февральдә хәбәрсез югалган Түбән Камада яшәүче 52 яшьлек Любовь Куратованы таба алмый.

Туганнары өченче февральдә хәбәрсез югалган Түбән Камада яшәүче 52 яшьлек Любовь Куратованы таба алмый.

Чәршәмбе, 7 апрельдә, волонтерлар хәбәрсез югалган хатынны эзләү буенча җыелачаклар. Үзләре белән шулай ук кирәкле әйберләр алуы да таләп ителә.
Любовь Куратованың югалу шартлары шактый сәер булган: ул бик күп ризык әзерләгән, өйдә акча янчыгын һәм документларын калдырган. Өстәвенә, аның туганы сүзләренчә, ул шау-шулы күршеләренә зарланган һәм аларга карата йорт идарәсенә шикаять язарга ниятләгән.
Югалган көнне хатынның башында кара бәйләнгә шапка, хаки төсендәге озынча куртка, зәңгәр джинс чалбар һәм кара итекләр кигән булган.

Фото: http://ntr-24.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading