16+

Татарстанда 2 яшьлек баласын тәрәзәдән ыргыткан ана сабыен коткару өчен шундый адымга баруы хакында әйткән

Бөгелмәдә баласын тәрәзәдән ыргыткан хатын-кызның әлеге гамәле буенча сәбәпләре ачыкланды, дип хәбәр иткән "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Бөгелмәдә баласын тәрәзәдән ыргыткан хатын-кызның әлеге гамәле буенча сәбәпләре ачыкланды, дип хәбәр иткән "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Искәртеп үтик, кичә «Татар-информ» 2 апрельдә иртән Лениногорскида яшәүче хатын-кызның 2 яшьлек баласын тәрәзәдән ташлавын хәбәр иткән иде. Әлеге факт буенча "Үтерергә омтылыш" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразлары буенча, яшь ана үзенең якташы янына кунакка килгән. Алардан тыш фатирда тагын ике ир-ат булган. Хатын-кыз алар белән спиртлы эчемлекләр кулланган. Аннан икенче бүлмәгә йокларга киткәч, артыннан хуҗа ир-ат кереп, бәйләнә башлаган. Ул аны кире каккач, балаңны, йә үзеңне үтерәм, дип янаган. Шуннан хатын-кыз аста зур кар өеменә дүртенче каттан баласын ыргыткан, бала бик җитди булмаган җәрәхәтләр генә алган. Күршеләр баланы күреп алып кергәннәр һәм медицина хезмәткәрләрен чакырганнар.

Шикләнелүченең дәлилләре тикшерелә. Шулай ук фатир хуҗасын "Һөҗүм итү һәм көчләүгә омтылыш" буенча җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсе хәл ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading