16+

Татарстанда 200 меңнән артык кеше өйдә тавыш бирде

Шул ук вакытта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә өйләренә тавыш биргәндә бер генә шикаять яки искәрмә килмәгән.

Шул ук вакытта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә өйләренә тавыш биргәндә бер генә шикаять яки искәрмә килмәгән.

Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча өйдә 200 меңнән артык кеше тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәбәр итте.

«200 меңнән артык кеше өйдә тавыш бирде. Бу шулай ук технологик момент, ул җитди сәбәбе булган кешегә тавыш бирергә чакыру мөмкинлеге бирә», — диде Кондратьев.

Гражданнарга өйгә килгән күзәтүчеләр һәм Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары экран, битлек, перчатка һәм халат кигән иде. Һәр сайлаучы өчен стериль җыелма каралган иде.

«Пакетка бюллетень, корешок салынган. Сайлаучы бюллетень, ручка, битлек, перчатка алуын раслап имза куя. Ишек тоткасына саклану әйберләре элеп куялар һәм звонокка басалар. Сайлаучы пакетны ача, битлек һәм перчатка кия. Ул тавыш бирә, ишек алдына сайлаучы бюллетеньне төшерә торган тартма куела», — дип аңлатты процедураны спикер.

Шул ук вакытта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә өйләренә тавыш биргәндә бер генә шикаять яки искәрмә килмәгән.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading