16+

Татарстанда 2022 елда өйдән дә чыгып тормыйбыз

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында илебездә мәгълүмати технологияләрне үстерү бурычы куйды.

Татарстанда 2022 елда өйдән дә чыгып тормыйбыз

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында илебездә мәгълүмати технологияләрне үстерү бурычы куйды.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләгәнчә, республикада электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтүләрне 2022 елга 70 процентка җиткерү ниятләнелә. Бу куелган үргә планлаштырылганнан 2 ел алданрак ирешү дигән сүз. Татарстанда инде бүген үк хезмәт күрсәтүләрнең 42,5 проценты цифрлы форматта башкарыла.

-”Цифрлы икътисад” илкүләм проектының мөһим юнәлеше-дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү. Татарстанда электрон портал 2009 елда, Россиядә беренчеләрдән булып, оештырылды. Аның аша  электрон рәвештә 272 төрдәге хезмәт күрсәтелә. Хәзер 59 күп функцияле үзәк (МФЦ) эшли. МФЦны да исәпләгәндә, республикада 315 төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәт электрон рәвештә башкарыла. Кешеләр гариза-үтенечне өйләреннән чыгып тормыйча да җибәрә. Әзер документны МФЦның курьер хезмәте өеңә яки фатирыңа китереп бирә,хәтта. Республикада 460 мең кеше порталдан актив файдалана, - диде Айрат Хәйруллин.

Коронавирус эпидемиясе дәвам итә калган очракта, мәгълүмати технологияләр министрлыгы мәктәпләрдә укучылар өчен дистанцион укуны оештыруда катнашыырга әзер. “Электрон мәгариф” системасы закон көченә ия. Укулар “Учи.ру” һәм “ЯКласс” платформалары ярдәмендә башкарыла. Кызык та һәм кызганыч та, дигәндәй, министр Айрат Хәйруллин белән матбугат конференциясе дә Министрлар Кабинетыннан дистанцион рәвештә алып барылды.

Кибер-корнавируска кагыла күрмә

Коронавирус шаукымын мошенник-алдакчылар үз файдаларына куллана башлаган. Мошенниклар астыртын рәвештә Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) исеменнән кешеләрнең электрон приборларына ( интернетка тоташкан компьютер яки телефон) коронавирустан саклану “хат”ы җибәрәләр икән.
-Коронавирус белән бәйле хәбәрләрдән коткыга һәм шөбхәгә бирелергә кирәкми. ВОЗ җибәргән “хат” хәбәрен ачмагыз.

Әгәр хәбәрне ачкан очракта да, бернинди шәхси мәгълүматлар бирмәгез. Безнең халык ышанучан бит. Мәсәлән, социаль челтәргә 5 мең сумга диван сату турында белдерү куела. Мошенник шалтыратып:”Диваныгыз шулкадәр ошады, 10 мең сумга сатып алам, башка кешегә бирә күрмәгез”,-дип, сайрый. Кеше кызыгып китә, әлбәттә. Теге мошенник:”Акча нигәдер күчми, банк картагызның пин-кодын әйтегез әле”,-ди.  Пин-кодны һич тә әйтергә ярамый, пин-кодны әйтсәң, мошенниклар банк картасындагы барлык акчаңны үзләштерәчәк. Банклар телефон аша бервакытта да пин-код соратып алмый,-дип кисәтте министр Айрат Хәйруллин.
                           

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading