16+

Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 29 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк

Татарстанда 2024 елда 29 сәламәтлек саклау объекты төзелеше һәм 105 медицина оешмасы бинасына капиталь ремонт планлаштырыла.

Татарстанда 2024 елда 29 сәламәтлек саклау объекты төзелеше һәм 105 медицина оешмасы бинасына капиталь ремонт планлаштырыла.

Бу максатларга быел 2,12 млрд сум каралган. Бөтен эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.

«Республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының барлык юнәлешләре дә уңышлы гамәлгә ашырыла. Шуның ярдәмендә без медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген күтәрәбез, пациентларыбыз өчен аеруча уңайлы шартлар тудырабыз», – дип билгеләп үтте Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.

Ел саен «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проекты кысаларында Татарстанда ФАПлар төзелә, медицина оешмаларына капиталь ремонт ясала, яңа җиһазлар кайтарыла һәм автотранспорт сатып алына.

2012-2023 елларда республикада 714 ФАП, 51 табиб амбулаториясе төзелгән, 1466 ФАП, 95 табиб амбулаториясе һәм 18 участок хастаханәсенә капиталь ремонт ясалган, дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» дип аталган яңа илкүләм проектлар башлануын игълан итте.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading