16+

Июль аенда нинди һава торышы көтелә?

Июльнең беренче көнендә һава температурасы күп дигәндә 31 градуска кадәр җылыначак.

Июльнең беренче көнендә һава температурасы күп дигәндә 31 градуска кадәр җылыначак.

Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, июльдә һава температурасы нормадан югарырак булачак, дип яза "Комсомольская правда". Һаваның уртача тәүлеклек температурасы, норма буенча, республика өчен 19,9 градус тәшкил итә. Явым-төшемгә килгәндә, монда бернинди сюрпризлар  көтелми. Барысы да нормага якын булачак - 56 мм.
Июльнең беренче көнендә һава температурасы күп дигәндә 31 градуска кадәр җылыначак. Сишәмбе көнне, 2 июльдә, шуңа охшаш һава торышы сакланачак. Көндез - 21дән 32 градуска кадәр җылы булачак.
Искәртеп узабыз, КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев, җәйнең башка айларыннан аермалы буларак, июльдә Татарстанда аномаль эссе булачак, диде. Ул уртача киңлекләрдә һаваның югары температурасы белән беррәттән яшеннәр, көчле җилләр һәм хәтта давыллы өермәләр кебек куркыныч күренешләр барлыкка килү ихтималы югары дип кисәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading