16+

Татарстанда 22 ноябрьдән ташламалы юл йөрү билетлары гамәлдән чыгарылачак

Карар нигезендә, QR-коды булмаган 60 яшьтән өлкән кешеләр җәмәгать транспортында йөри алмаячак.

Карар нигезендә, QR-коды булмаган 60 яшьтән өлкән кешеләр җәмәгать транспортында йөри алмаячак.

ТР Транспорт министрлыгында 22 ноябрьдән алып QR-коды булмаган 60 яшьлекләр өчен ташламалы юл йөрү билетлары гамәлдән туктатылачак, дип сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, код вакцинацияне узган, расланган коронавирус белән авырган яки медотводы булган кешеләргә бирелә.

60 тан өлкәнрәк кешеләрнең вакцина кадатуы турындагы мәгълүматлар махсус базага кертелә. Бүгенге көндә ташламалы юл йөрү билетлары булган 40% тан артык гражданның QR-коды юк. Димәк, аларның карталары вакытлыча гамәлдән чыгарылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading