Кырау төшәргә һәм көчле җил булырга мөмкин.
Иртәгә, 18 апрельдә, Татарстан территориясендә аномаль җылыны салкынча һава торышы алыштыра. Кырау төшәргә һәм көчле җил булырга мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Көндез җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исә, урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәя.
Төнлә һава температурасы -3…+2 градус булак. Көндез һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәрелә, дип яза Татар-информ
Комментарийлар