16+

Татарстанда 33 яшьлек театр артисты вафат. Ярты ел элек баласы туган...

Артистның ике баласы бар, кечесе ярты ел элек туган.

Артистның ике баласы бар, кечесе ярты ел элек туган.

А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры артисты Александр Бобейко вакытсыз вафат булган. Аңа 33 яшь иде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына театрда хәбәр иттеләр.

«Театр коллективы Александрның туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ул бик яхшы артист иде, сәхнәгә хөрмәт белән карады. Гаилә башлыгы, чын ир-ат, тугры дус, ярата торган ул иде», диелә хәбәрдә.

Александр онкология белән авырган, өч ай лимфома белән көрәшкән. Узган атнадан башлап Казан онкодиспансерында булган. Дүшәмбе химия терапиясе курсы башланган, Шуннан Александрның хәле киткән. Ул сишәмбе көнне реанимациядә үлгән.

Александр Бобейконың ике баласы бар, кечесе ярты ел элек туган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading